Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә терроризмны кисәтү буенча «Терроризм - җәмгыятькә янау»дигән чара узган.
Дәреснең максаты-гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.
«Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны ачыклаганда гамәлләр» видеофильмын караганнан соң, тәрбияләнүчеләр әлеге гадәттән тыш хәлдә ничек дөрес эшләргә кирәклеген анализладылар.
Аннары алар тест биремнәрен үтәделәр, анда зур булмаган текстлар һәм җавапның берничә варианты тәкъдим ителде. Алар арасында тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә дөрес җавап сайладылар.
Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар бик күп танып-белү һәм файдалы нәрсәләр белделәр, үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар.