Иске Юмья авылы китапханәчесе Халыкара наркомафия һәм наркобизнес белән көрәш көненә яшьләр өчен “Сәламәтлек турында тагын бер кат” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче наркотикларның үсүче организмга зарарлы йогынтысы, мондый кешедән җәмгыятьнең баш тартуы, күп кенә тискәре сыйфатларын санап үтте. Яшьләр наркомания челтәренә эләкмәсен өчен спорт, китаплар уку һәм башка бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнергә тиешлеге хакында искәртеп узды.