Түбән Комар авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Май чабу” бәйрәмен үткәрде. Балалар "Бубылиос" балалар ансамбле белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, уеннар уйнадылар һәм эстафеталарда ярыштылар. Ахырда алар тәмле пешкән коймаклардан авыз иттеләр.