Түбән Комар авылы китапханәчесе Ватанны саклаучылар көненә яшьләр өчен өстәл теннисы буенча турнир уздырды. Ярышта катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәрберсе уенда җиңәргә теләде. Каты көрәштә Гаврилов Эдуард җиңеп чыкты, 2 урында - Насыйров Денис, 3 урында - Игнатьев Николай. Турнирда җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.