3 нче март көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Яз- сылукай килә ! ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрә К.Булатова, шагыйрь Т.Шәмсуаров, Р.Сәлах, якташ язучылар Р.Яппарова,М.Мәрдәнова,Г.Галиева, И.Шакировларның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар, яз турындагы җырларны бергәләп башкардылар. Язга багышланган татар халык мәкальләре , сынамышлар белән таныштылар.