«Шигърият чикләрне белми» шигырь укучылар бәйгесе

2022 елның 4 марты, җомга

4 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Шигърият чикләрне белми» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарага «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Соңыннан балалар милли киемнәрдә үзләренең туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International