4 март көнне «Эйдәгез, дуслар, ашыгыйк әкият юбилеена» республика акциясе кысаларында С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Гиназияның 2а сыйныф укучылары немец язучылары бертуган Гриммнарның «Король-лягушонок» дигән әкиятен укыды. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче Ләйсән Әхмәтова балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, «Сказки путешествуют по свету» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.