Бөтенроссия акциясе кысаларында 8 март бәйрәменә багышланган С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2а сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Яз килә, яз көлә» конкурс-уен программасын үткәрде. Чара барышында ул яз бәйрәме турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Чара видеоклип карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.