Татарстанда татарча исемнәрдә хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар хаталарын оешмаларның исемнәре, мәгълүмат такталары һәм юл күрсәткечләре вывескаларында эзләячәк. Анда республика дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм ЕСИА аша авторизация узган барлык кешегә дә катнашырга мөмкин. 

Шулай ук "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасында хата турында хәбәр итүчеләргә. 1 сентябрьгә кадәр катнашырга мөмкин. Былтыр шундый конкурс үткәрелгән иде инде. Ул вакытта җиңүче 2 меңнән артык хата тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International