Башваткыч“Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

 Манзарас авыл китапханәсендә “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дип исемләнгән башваткыч уенына үткәрелде. Уенда Манзарас урта мәктәбенең 5б сыйныф укучылары катнашты. Сораулар табигать, язучылар, кошлар турында булды. Балалар бик тырышып сорауларга җавап бирделәр. Уенның җиңүчесе булып Галиахметова Исламия танылды. Җанатарлар да бердәм булып табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан “Күп белергә теләсәң” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International