Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге һәм районның «Игелек» тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы тарафыннан ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында 23 февраль һәм 8 март көннәренә багышланган рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараның спонсоры-ИП Карамов Рөстәм Мансур улы ("Глобус" кибете)