Экологик викторина "Табигатькә мәхәббәт белән"

2022 елның 11 марты, җомга

 Манзарас авылы киапханәчесе бишенче сыйныф укучылары белән "Табигатькә мәхәббәт белән" дип исемләнгән экологик викторина үткәрде. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Табигатьне саклауда кешенең нинди роль уйнавын белде. Балалар актив әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Югалган хайваннар турында видеороликлар, кеше тормышында урманның роле турында карадылар, кеше гаебе белән барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International