Кукмара ЗАГС бүлегендә бу елның беренче игезәк балаларын теркәделәр

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Малайлар Киндеркүл авылыннан Алинә һәм Илназ Зариповлар гаиләсендә дөньяга килде.

14 март көнне Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 2022 елның беренче игезәк балалары теркәлде. Бу хакта бүлек начальнигы Лилия Гомәрова хәбәр итте.

2 март көнне Киндеркүл авылыннан Алинә һәм Илназ Зариповлар гаиләсендә ике малай - Морат һәм Марат дөньяга килде. Алар гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә сабыйларның беренче документлары - туу турында таныклыкларын һәм истәлек бүләкләрен тапшырдылар, гаиләгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.

 

фото: ЗАГС бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International