«Җир сәгате» халыкара акциясе

2022 елның 25 марты, җомга

Ел саен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика территориясендә экология, табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатында «Җир сәгате» экологик акциясен үткәрә.

Шуңа бәйле рәвештә, сезгә буйсындырылган муниципаль берәмлекләрдәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2022 елның 26 мартындагы шимбәдә 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сэгать 30 минутка кадәр) архитектура-декоратив яктыртуны һәм административ биналарны дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка объектларны яктыртуны һәм электр корылмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International