27 мартта Кукмара районында, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлеге призына өстәл теннисы буенча ачык турнир узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 елның 27 мартында «Зилант» спорткомплексында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлекчәсе призларына, 2009 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында, шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спорт ветераннары арасында өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районы Беренчелеге узды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Шәрәфи улы Кашапов, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Камилә Минһаҗетдин кызы Яппарова чыгыш ясадылар. «Күңелле һәм матур уен, бәхетле һәм сөйкемле елмаю, тыңлаучан ракетка һәм сикерүче туп һәрвакыт бирелгән траектория буенча очсын, ракетка беркайчан да сынатмасын, сезнең фикерләрегез тыңлансын өчен, импульсларыгыз беркайчан да сынатмасын дип телим. Матур җиңүләр телим!",- дип теләде Камилә Минһаҗетдин кызы Яппарова.
Ярышларда 70 тән артык кеше катнашты.
Көн ахырына барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 1 урынны Айзилә Фәттахова (Олыяз), 2 урында – Нәзифә Гыйльметдинова (Туембаш), Дилә Гыйльмуллина ( лицей) яулады. Малайлар арасында Илназ Нәҗипов (гимназия) җиңүче булды, 2 нче урында - Рүзәл Хәбибуллин ( гимназия), Артем Захаров( 3 нче мәктәп) 3 нче урында. 2009 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында Ләйсән Зәкиева(Олыяз) җиңүче булды, икенче урында Әмирә Яппарова(3 нче мәктәп), өченчедә-Ясминә Ногъманова (Олы Сәрдек). Егетләр арасында бу яшь төркемендә 1 урынны Булат Гадиятуллин (Кукмара), 2 урынны – Ислам Шәфиков(Туембаш), өченче урынны Эдуард Трофимов ( Поршур) яулады . Спорт ветераннары арасында Әнәс Әһлиуллин (Аман Ошторма) җиңде , көмеш призер - Илдус Төхвәтуллин(Кукмара), бронза призер –Рамил Әхмәтҗанов (Кукмара) . Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International