28нче март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мөслимәләренең Коръән уку группасының абыстае Мәҗитова Рүзилә Гомәр кызы, Рамазан ае башлануга багышланган, “Хуш киләсең, Рамазан” дип исемләнгән вәгазь уку сәгате үткәрде.
Китапханәчеләр аларга экскурсия үткәрделәр һәм “Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.