Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узды .

2022 елның 29 марты, сишәмбе

        Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узды .

      Чараның максаты балаларның рекреацион күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру, уртак уен гамәлләре барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.

     Бәйрәм берничә этапта уен формасында узды: башта балалар белән төрле уеннар, аннары спорт марафоны үткәрелде.

     Балалар «Лабиринт», «Максатка эләк», «Кояш һәм яңгыр»,    «Сикерүчеләр»конкурсларында катнаштылар.

    Чара барышында күңелле атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International