Асия Кадыйровна инвалид балаларның ата-аналары өчен «Йон белән рәсем ясау» дигән мастер - класс үткәрде.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

       Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  хезмәт буенча инструктор Борковская Асия Кадыйровна инвалид балаларның ата-аналары өчен «Йон белән рәсем ясау» дигән мастер - класс үткәрде.

       «Йон белән рәсем ясау» - күләмле картиналар булдыру буенча йон белән эшләүнең кызыклы техникасы. Алга таба ата-аналар әлеге технологияне өй шартларында үз балаларының иҗади сәләтләрен үстерү өчен куллана алалар. Дөньяны танып, балаларга һәрвакыт кызыклы шөгыль табарга кирәк бит.

       Йон белән рәсем ясау-күңелле һәм файдалы дәрес. Бала үсеше өчен аеруча мөһим булып тактиль элемтә тора. Мондый дәресләр балаларда сәнгать тәмен, вак моториканы үстерә, сенсорлы караш формалаштыра, хәрәкәтнең координациясен үстерә, иҗади фикер йөртә белү сәләтен формалаштыра. Йон белән эшләү балага да, олы кешегә дә гаҗәеп тынычландыргыч нәтиҗә бирә.

      Мондый иҗатның нәтиҗәсе-табигать, натюрморт, әкият сюжетлары төшерелгән искиткеч, якты, матур картиналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International