Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында инвалид-балалар өчен район типографиясенә виртуаль экскурсия оештырылды.
Дәрес барышында балалар типографиянең эш цехында төрле документлар бланкларын, китаплар, гәҗитләр бастыру процессының элементларын күрделәр.
Балалар зур кызыксыну белән зур кәгазь рулоннарыннан матур китаплар, журналлар, брошюралар барлыкка килүен карадылар.
Кызыклы дәрес ярдәмендә тәрбияләнүчеләр басма производство, полиграфик продукция чыгару турында белемнәрен тулыландырдылар.