«Чикләрсез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 3 апреле, якшәмбе

2021 елның декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проекты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Грантын отты. Проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр, бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә һәм җайлаштыруга юнәлтелгән. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, 2022елның 1 апрелендә музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Мәрхәмәт” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Чиксез тормыш” концерт-күңел ачу программасы оештырдылар. Музыка мәктәбе укучылары төрле музыка коралларында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Музыка мәктәбе укытучылары кунакларны халык музыка кораллары белән таныштырды, музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс уздырдылар.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр тамашачы кулында чын музыка коралын тотып, уйнап, үзен чын музыкант итеп тоя алды. Чара ахырында укытучылар һәм тамашачылар халык уен кораллары оркестрын оештырдылар һәм бергә дәртле көйләр башкардылар. Концертта яхшы, уңайлы атмосфера хөкем сөрде. Тамашачыларыбыз музыка чараларында берничә тапкыр катнашыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International