Ядегәр авылы китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен өстәл театры тамашасын оештырды. Балаларга «Теремок» рус халык әкиятен күрсәтте. Балалар әкият хәрәкәтен игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр, ә аннары әкиятне үзләре сәхнәгә кую мөмкинлеге булды. Балалар төрле персонажларны уйнап күрсәттеләр.