Кукмара районы студентлары Work-турда катнашты. Алар яшьләр өчен сезонлы эшләргә вакансияләр исемлеге, “Яшь эш” порталы эше белән таныша һәм студентлар отрядларының эшчәнлеге турында белә алдылар.
Җәйге чорда, Кукмара районы яшьләренең республиканың җитештерү предприятиеләренә эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Балалар лагерьларында вожатыйлар булып эшләү, пассажир вагоннарын озатучылар булып эшләү, федераль төзелеш объектларында эшләү, шулай ук Кырым Республикасы һәм Краснодар крае кунакханәләрендә.
“Яшь эш” Work-турда катнашучылар белән очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Альфредовна Мостафина булды.