Кукмара балалары хезмәт белән сәламәтлекләрен ныгыта

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Кукмарадагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә балаларны сәламәтләндерү, тормышка яраклашуларына ирешү өчен күп төрле алымнар кулланыла.
Хезмәт тәрбиясе – шундыйның иң үтемлесе. Үзәктә моның өчен столярлык һәм тегү мастерскойлары җиһазландырылган. Малайларны агач эшенә Нурсил Шәймәрданов өйрәтә. Алар ясаган әйберләр күп кенә күргәзмәләрдә югары бәй алды.
Рәшит Миннегалиев фотосы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International