Космонавтика көнендә яшь кукмаралыларга паспортлар тапшырылды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Район ЗАГС бүлегендә 10 укучы илнең төп документын алды. 

Кичә Кукмарада космонавтиканың 61 еллыгын районның ун яшь гражданинына паспортлар тапшыру белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм тантанасы район ЗАГС бүлегендә узды. 

«Бүген Космонавтика көне. Сез дә үзенә күрә космонавтлар кебек, чөнки паспорт алып олы, җаваплы тормышка "очасыз". Сез әлеге документ белән бергә атлаячаксыз. Бурычыгыз - лаеклы кешеләр буллу», - диде район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова. 

Яшүсмерләргә паспорт белән бергә истәлек бүләкләре — Россия Федерациясе Конституциясе, паспорт өчен тышлык һәм триколор-тасмалар тапшырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kosmonavtika-knend-yash-kukmaralylarga-pasportlar-tapshyryldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International