Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен раслады

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Указ Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыккан. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен рәсми билгели торган указны имзалады, дип яза «Татар-информ» МА.

Документ буенча, быел Ураза бәйрәме 2 майда билгеләп үтеләчәк.

Корбан гаете 9 июльдә була.

Указ шимбә көнне, 9 апрельдә имзаланган һәм бүген Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыккан. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International