13 апрель көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Күңелле стартлар» ярышы булып узды.
Балалар команда исеме һәм девизы әзерләделәр. Стартка ике команда чыкты: «Күңелле егетләр» һәм «Футболчылар». Ә аннары иң кызыгы һәм кызыклысы башланды-командалар ярышларга кереште.
Катнашучыларны күп сынаулар көтә иде. Балалар барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Барлык катнашучылар да җитезлек, төгәллек һәм көч, тизлек һәм зирәклек күрсәттеләр.
Жюри әгъзалары ярышларга йомгак ясадылар. «Күңелле егетләр» командасы җиңүче булды. Ике командага да бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.
Мондый ярышларны уздыру балалар өчен яхшы, уңай кәеф тудыра, бу һәркемнең сәламәтлеге өчен бик мөһим.
