«Поэзия не знает границ» шигырь укучылар бәйгесе

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Поэзия не знает границ» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарага «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Соңыннан балалар милли киемнәрдә үзләренең туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International