14 апрельдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе"республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. "Нурбаян" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Сәмәрханова Рауля Сөләйман кызы һәм "Магистральное" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нуреева Диләрә Габделхәй кызы конкурсның җиңүчеләре булдылар.