Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет»мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Кукмара районы егетләре командасы 2022 елның апрелендә Түбән Новгород шәһәрендә узган 2021/2022 елгы ШБЛ сезонының гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия ярышларының 15 нче Суперфиналында җиңү яулады (Россия Федерациясе Федераль округлары финалларында җиңүче һәм призер булган 16 команда катнашты).
Моңа кадәр-2022 елның мартында Кукмара районы яшүсмерләре командасы Ижау шәһәрендә узган Идел буе федераль округы (ИФО) чемпионатының финалында җиңү яулады.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты ел саен 2009 елдан бирле үткәрелә.
Белешмә өчен:
2021/22 уку елы сезонының ШБЛ Чемпионатының региональ этабында Татарстан Республикасының 909 мәктәбеннән 1 493 команда катнашты.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы турында тулырак https://kes-basket.ru/about/super-final/sezon-2021-2022/novosti
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Фоторепортаж: https://prav.tatarstan.ru/pressa/photo.htm/photoreport/8077519.htm