«Китаплар иленә сәяхәт» экскурсия-танышу

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Салават күпере» балалар бакчасының урта төркеме нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең ни өчен кирәк булуын, ничек язылырга мөмкин икәнлеген белде, нинди китаплар яшәгәнен күрде, китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты,  китаплар, журналлар карады .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International