«Теремкәй» курчак театрын күрсәтү.

2022 елның 15 апреле, җомга

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 15 апрель көнне балалар өчен рус халык әкияте буенча куелган «Теремкәй» курчак театры күрсәтелде

           Әлеге чараның максаты – иҗади сәсләтләрне, сойләм телен, коллективта дуслыкны үстерү.

Курчак спектакле гыйбрәтле, матур һәм кызыклы булды. Балалар үзәк хезмәткәрләренә – артистларга озак кул чаптылар. Курчак спектакле балаларга зур канәгатьлек һәм шатлык алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International