Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 17 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 2022 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көн дәвамында һәм кич белән төнлә урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем көтелә; юлларда кар боткасы, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк районнарда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
 
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә явым-төшем, урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр. Көндез явым - төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2˚, көндез максималь һава температурасы +6..+10˚. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килә, урыны белән кар боткасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International