2022 елның 15-17 апрелендә Җиңү көненә багышланган 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры булып узды. Ярышларда Киров шәһәренең «Союз-1», «Союз-2», Казаннан «Динамо-2», Ульяновскидан «Лидер», Кукмарадан «Ягуар», Азнакайдан «Соколы» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы 2 урынны яулады. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Самат Нәбиев танылды. Призерлар кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Турнирның иганәчесе булып -Марсель Хаҗипов һәм Әлфир Нәбиев чыгыш ясадылар.