16 апрель көнне Починок Сутер авыл клубында "Эктон дыр" V төбәкара удмурт бию бәйгесе узды. Бәйгедә районыбызның барлык удмурт фольклор төркемнәре һәм Балтач районыннан килгән кунаклар катнаштылар. Жюри бию төркемнәрне һәм аерым башкаручыларны бәяләде.Бәйгенең нәтиҗәләре буенча призерларга һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Конкурс, барлык төркемнәр һәм тамашычылар катнашуында, бию кичәсе белән тәмамланды.