Әдәби бәйрәм «Шигъриятнең якты йолдызы»

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

 18 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Шигъриятнең якты йолдызы» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, яшьлеге һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Презентация күрсәтелде. Бу чарага балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәме белән Габдулла Тукай әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләнде. Аннан соң мәктәпкәчә яшьтәге балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында «Туган тел» җыры башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International