Бүген балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча комиссия утырышы узды. Быел Кукмара муниципаль районында 24 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 1200 бала, шулай ук "Сосенка" лагерында 5 сменада 350 бала ял итәчәк.