20 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Туган телем - Тукай теле” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.
Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар зур осталык күрсәтте, бөек шагыйрьнең шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар.
#136летсоднярожденияГабдуллыТукая
#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро