Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Энтеробиоз» темасына тернәкләнү узучы балалар белән «Медицина сәгате»уздырды.
Әлеге әңгәмәнең максаты-балаларда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү.
Балалар кешене энтеробиоз (острица) белән зарарлауда төп рольне пычрак куллар башкаруын белделәр. Шуңа күрә еш кына кече яшьтәге балалар энтеробиоз белән авырый. Шуңа күрә шәхси гигиена нормаларын үтәргә: тырнакларны кисәргә, кулларны ашар алдыннан сабын белән юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне җентекләп юарга кирәк.
Балалар зур игътибар белән мәгълүматны тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп актив катнаштылар.