Әңгәмә-мәгълүмат: "Чернобыль турында дөреслек»

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрель көнне хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 8-9 нче сыйныф укучылары өчен, Чернобыль фаҗигасенә 36 ел тулу уңаеннан, «Чернобыль турында дөреслек» дигән электрон презентация белән әңгәмә-мәглүмат үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиацион зарарлануларны бетерү эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International