Кукмарада Җиңү көненә багышланган программа билгеле булды

2022 елның 22 апреле, җомга

Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.

8.30 сәгатьтә – шәһәрнең «Хәтер» паркы, киез итек-киез комбинаты янындагы сквер, рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлләргә венок кую, чәчәкләр салу.

Бәйрәм колоннасының тезелүе.

09.00 сәгатьтә – шәһәрнең Ленин урамы буенча «Үлемсез полк»та катнашучылар, механикалаштырылган, «Сугыш юллары буйлап» костюмлаштырылган җәяүлеләр колоннасының Комсомол мәйданына баруы.

10.00-10.30 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында «Чәчәк атучы май ил буенча атлый” дигән тетаральләштерелгән митинг.

11.00-11.30 сәгатьләрдә – иң яхшы балалар коллективларының концерты.

14.00 сәгатьтә – шәһәрнең Ленин, Эшчеләр тыкрыгы, Гафиятуллин, Ворошилов урамнарында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе. 

18.00 сәгатьтә – «Җиңү вальсы» акциясе.

19.00 сәгатьтә – «Җиңү яшь килеш кала» дип исемләнгән бәйрәм концерты. 

22.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.

08.00-12.00 сәгатьләрдә армия кухнясы привалын чагылдырган реконструкция урын алачак, фотозона эшләячәк.

Җиңү бәйрәме көнне социаль челтәрләрдә флешмоблар узачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International