21 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай күзләре» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары һәм «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Иң элек китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрде.
Кыска гына гомер кичереп, Тукай татар халкы өчен үлемсез мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Фирдания Фирдинант кызы балаларга презентация күрсәтте, шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
Балалар зур осталык белән туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында балалар “Шурале”, “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнар карады һәм барысы бергә “Туган тел” җырын башкарды.
#136летсоднярожденияГабдуллыТукая
#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро