"Мин бит татар малае 2022"  Vlll балалар иҗади бәйгесенең финалы.

2022 елның 22 апреле, җомга

21 апрельдә Алабуга шэһәренең "Алтын балык" балалар бакчасында Республика күләмендә "Мин бит татар малае 2022"  Vlll балалар иҗади бәйгесенең финалы үтте. "Мин бит татар малае 2022" бәйгесенең сайлап алу турында республикабызның 17 районыннан 130 дан артык видиочыгыш кабул ителде, иң көчле 20 малай финалга чыкты. Һәр катнашучы бала татарча матур итеп үзе турында сөйләде, үзенең сәләтләрен күрсәтергә тырышты. Бәйгедә безнең районның җиденче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбичләнүче Хазияхметов Данир ( җитәкчесе балаларны татар теленә өрәтүче тәрбияче Степанова Райхана Сахабовна) "Иң булдыклы малай" номинацияменең җиңүчесе дип танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International