Экологик акция «Батарейканы китапханәгә тапшыр»

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Кукмара үзәк китапханәсе «Батарейканы китапханәгә тапшыр» дигән экологик акциядә катнашырга чакыра. Акциянең максаты-шәһәребездә  халык көнкүреш калдыклары белән бергә ташланыла торган батарейкалар санын киметү. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала! Файдаланылган батарейкаларны үзәк китапханәнең икенче катына тапшырырга мөмкин. Китапханәнең адресы: Ленин урамы, 36 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International