25 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Без - Тукайлы балачактан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары һәм «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга Г.Тукайның балачагы, мәдрәсәдә уку һәм тормыш еллары турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар Тукай әсәрләре буенча ясаган рәсемнәрен күрсәтте. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын яратып сурәтләгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
#136летсоднярожденияГабдуллыТукая
#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро