«Милосердие» реабилитация үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе  уздырылды.

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе  уздырылды.

Дәреснең максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр төрле ситуацияләр һәм дөрес гамәлләр турында фикер алыштылар. Аннары «Юлда куркынычсызлык» видеофильмын карадылар. Караганнан соң, балалар тест биремнәре ясадылар. Викторина ахырында балаларга юл билгеләре белән пазл җыелмасы тәкъдим ителде, һәм һәр бала юл йөрү билгесен җыйды.

Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International