«Сәламәтлек безнең кулда»

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге тәрбиячесе Хәкимуллина Г.Р балаларда вак һәм гомуми моториканы үстерү ысулларына багышланган «Сәламәтлек безнең кулда» дигән консультация үткәрде.

           Тәрбияче ата-аналарны мотор күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән коррекция эшенең алымнары белән таныштырды.

          Тәрбияче шулай ук өй шартларында даими рәвештә башкарылырга тиешле кайбер уеннар һәм күнегүләр белән таныштырды: пазл, бизибордлар, курчак һәм бармак театрлары, массаж туплары һәм кыстыргычлар белән уйнау.

        Очрашу ахырында ата-аналар дәресләрне оештыру, аерым алганда, баланы бу уеннар белән кызыксындыру, үзара һәм тәрбияче арасында тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International