26 апрель көнне район мәдәният йортында Чернобыль АЭСындагы авариядә һәм башка һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик кичә булып узды. Кичә барышында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашкан якташларыбыз белән очрашу булды. Тематик өлештән соң «Чернобыль»дигән нәфис фильм күрсәтелде.