«Тукай кайта безгә һәр язда» әдәби бәйрәм

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Тукай кайта безгә һәр язда» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чараның кунаклары «Чулпан» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр булды. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр балачак, иҗади юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар татар костюмнарында шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Китапханә исеменнән балаларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында балалар «Шүрәле», «Су Анасы», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карады, «Туган тел»җырын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International