27 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста «Миләшкәй», Село-Чура, Поршур, Лубян балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова шагыйрьнең язмышы, авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.
Милли костюмнар кигән балалар Тукайның туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен сөйләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.