“Язгы мәрхәмәтлек атнасы”

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлек атнасы” кысаларында Зур Кукмара җирлеге үзешчәннәре Лесхоз авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат- йортында хәйрия концерты белән булып кайттылыр. Әлеге йортта тәрбияләнүче өлкәннәргә моң-җырларын, матур, изге теләкләрен бүләк иттеләр, саулык- сәламәтлек теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Әлеге очрашудан өлкәннәр бик канәгать калдылар. Кабат очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштылар.

#ВесенняяНеделяДобра
#ДобрыйТатарстан
#ТвориДобро
#ЧистыйДом

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International